18 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Закон сагында торалар
Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көнен Россиянең яңа тарихында 12 гыйнварда уналтынчы тапкыр билгеләп үттеләр. Әмма Россия прокуратурасы чынлыкта күпкә өлкәнрәк. Быел Петр I нең аны булдыру турында указга кул куюына 290 ел тулды. Бу барлык дәүләт органнары, предприятиеләр, оешмалар һәм гражданнар тарафыннан законнарның төгәл һәм берсүзсез үтәлешенә күзәтчелек итүчеләрнең, дәүләтнең...
-
Иске Яңа ел белән!
Безнең Россия Яңа елы әле дәвам итә. Иске стиль буенча аның килүен 13 нче гыйнвардан 14 нче гыйнварга каршы төндә билгеләп үтәләр. Крещениега кадәр Раштуаның беренче көннә-реннән Святки бара. Бу күңел ача, бәйрәм итә торган вакыт, әмма акыллы һәм файдалы итеп. Элекке заманнарда яшьләр бу көннәрдә күңел ачарга яраткан. Шаяртулар,...
-
Яңа ел һәм яңа бәхет белән!
Яңа ел - балаларның көтеп ала торган иң яраткан бәйрәме. Алар аңа алдан ук әзерләнә башлыйлар. Башка елларда Яңа елны уздырырга Казаннан артистлар чакыра идек. Быел балалар тамашаны үз көчләре белән әзерләргә булдылар. Яңа ел Аждаһа елы булачак. Безнең сценарийда да төп герой, әлбәттә, Аждаһа. Бәйрәм уздыру өчен акча да...
-
Ел йомгаклары ясалды
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе йомгаклау утырышын үткәрде. Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиясе белән уртак булган утырышка 5 мәсьәлә чыгарылган иде. Биредә сүз республикадагы биологик чистарту корылмаларының бүгенге хәле, аларны төзү һәм реконструкцияләүне интенсивлаштыру, Татарстанда дәүләт экологик контроле барышы һәм...
-
Җитди эш көтә
2012 нче елда республикада депрессив авыллар мәсьәләсен хәл итү буенча җитди эш башланачак. Ел йомгакларына багышланган очрашуда ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде. "Социаль-мәдәни өлкәсе үсмәгән, яшьләрне эш белән тәэмин итәрлек, аларны биредә тотып торырлык конкрет производстволары булмаган авыллар, кече шәһәрләрне үстерү буенча республикада махсус программа эшләнәчәк. Икътисад...
-
Кайда күпме сөт савыла?
Хәзерге кышкы чорда район буенча һәр сыердан уртача савым 10,8 килограмм тәшкил итә. Иң югары продуктлылык "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә - 15,2 килограмм, "Татарстан" Агрофирмасында - 13,5, "Ватан" җаваплылыгы чикле ширкәтендә - 11,9. Әлеге хуҗалыклар терлекчеләре узган ел белән чагыштырганда савымны арттыруга ирешәләр. "Бөреле", "Суыксу", "Правда" җаваплылыгы чикле...
-
Пенсия тупланмалары бирелә башлый
2012 нче елның 1 июленнән Россиядә пенсиянең туплана торган өлешен алу хокукы булган пенсионерлары пенсия тупланмасы акчасын алу мөмкинлегенә ия булачаклар. Аны кешенең тиешле түләүне билгеләүләрен сорап мөрәҗәгать иткән көнгә пенсия тупланмаларын кайда булдыруына карап, Россия Пенсия фонды да, шулай ук дәүләткә карамаган Пенсия фондлары да тормышка ашыра. Пенсия системасындагы...
-
Карак тиз арада тотылды
12 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте каравылчысыннан билгесез затларның җән-лек совхозына караган суыту камерасына кереп, гомуми бәясе 44 мең сумнан артык тәшкил иткән төрле ит эшләнмәләрен урлап чыгулары турында хәбәр килә. Вакыйга урынына килеп җиткән тикшерү-оператив төркеме шунда ук алар тарафыннан ит продукциясен "кулдан"...
-
Авыл мөгаллимәсе
Өлкән буын кешеләре "Сельская учительница" дигән кинофильмны, Вера Марецкаяның үз эшенә, укучыларына бирелгән педагог ролен уйнавын хәтерлиләрдер. 2012 нче елның 1 гыйнварында 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Лариса Александровна Дәүләтшинаны да нәкъ менә шундый укытучы дип әйтергә була. Бу еллар ТРның Апас районындагы Орым Тәрбите (Ст.Тябердино) авылында узган балачагын, унъеллык...
-
Тукай елы истә калырлык булды
Менә 2011 нче елны да тәмамладык. Артка борылып карыйсың да, эшләнгән эшләргә йомгак ясарга тырышасың. Нинди гүзәл гамәлләр башкардык та, нәрсәләрне эшләп өлгермәдек - шуларны барлыйсың. 2011 нче ел Тукай елы булып тарихка кереп калыр, мөгаен. Тукайга татар халкы тора-тора кайта бит. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге,...
-
Күп балалы гаиләләргә ярдәмгә
2011 нче елның 18 нче ноябрендә "Татарстан Республикасының Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы № 90-ЗРТТР законы кабул ителде. Күп балалы гаиләләргә милек итеп җир участоклары бирелә. Министрлар Кабинетына җир участокларын Татарстан Республикасы милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турында карарлар кабул итү вәкаләтләре бирелгән. Дәүләт милкендә, шул исәптән муниципаль бе-рәмлекләр чигеннән тыш...
-
Авылыбызга ямь өстәде
Бүгенге көндә Биектау авылында яшәүче Фәридә Закир кызы Сафина турында язасым килә. Ул 1965 нче елда Суыксу сигезьеллык мәктәбенә, Алабуга пединститутын тәмамлап, рус теле укытучысы итеп Яшел Үзән шәһәр мәгариф бүлеге тарафыннан юллама буенча эшкә җибәрелә. Бу чибәр, яшь кызны мәктәп дирекциясе һәм коллективы бик теләп һәм җылы каршы алды,...
-
Дәүләт белән уртак финанслау
Татарстан Республикасында пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасында катнашучылар саны 160 000 кешедән артты, Россия күләмендә андыйлар 6 миллионнан күбрәк тәшкил итә. Дәүләт белән уртак финанслау акчасын 2012 нче елда алу өчен 2011 нче елның 27 нче декабренә кадәр булачак пенсиянең тупланмалы өлешенә 2000 сумнан алып 12000 мең сумга кадәрле...
-
Балаларның күңелләрен күрделәр
Яңа ел - һәркайсыбыз күңел түрендә йөрткән хыяллары тормышка ашар, дип өметләнә торган, ниндидер могҗиза булуын көтә торган бәйрәм. Матди могҗизалар гына түгел, әлбәттә. Без кешеләрдән җылылык, якыннарыбызның аңлавын көтәбез. Әмма кайгыртучанлыкка аеруча мохтаҗлар да бар, болар - социаль яктан якланмаган гаиләләрдә үсүче балалар. Алар өчен Яңа ел алдыннан Биектау...